21 нче көн.Һади Такташ. Газраилләр

21 нче көн.Һади Такташ. Газраилләр

(1914 елгы Европа сугышына каршы) Тау өстендә утырган ул, уйга баткан; Канатлары талган килеш, җиргә яткан; Маңлаенда – нурлы йолдыз; күзләренең Шәүләсеннән офыкларда таңнар аткан. Таңнар аткан, күрнеп тора ерак илләр; Яшрен генә аңа килеп сөйли җилләр: – Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт, Монда үлем, монда патша – газраилләр! Ул фәрештә моннан бик күп еллар элек Бу йолдызга күктән очып килгән иде. Төзер өчен мәңге рәхәт – бәхет багын, Кызыл гөлләр чәчеп, сулар сипкән иде. Сипкән иде... Җырлый-җырлый мәхәббәт һәм күк көйләрен, Җир йолдызын тезеп, җәннәт иткән иде; Бизәр өчен җәннәтен ул, гөлләр өчен Тагын очып кире күккә киткән иде. Киткән иде... Күчеп тиз-тиз бер йолдыздан бер йолдызга, Бик күп еллар матур гөлләр җыеп йөрде... Кайтса кире җир өстенә: нинди дәһшәт! Сөякләрдән таулар, каннан күлләр күрде. Котырган ил... Болгый-болгый кулларында Ялтырата сөңгеләрен. Юлларында Үлгән ирләр өелеп кала, аунап шунда; Җәһәннәмдәй утлар уйный уңда-сулда. Хәят иле – матур йолдыз – янып сүнгән; Тапталып гөл баглары көлгә дүнгән; Матур кырлар, бәхет-җәннәт урманнары Гакылсызлар йорты булып әверелгән. – Кемнәр алар, җәннәтемә кемнәр килгән? Нинди явыз ерткыч җаннар? Кайсы илдән? Җавап бирми берәү дә... Тик, үкреп-үкреп, Туплар оча фәрештәнең баш өстеннән. Тау өстендә утырган да уйга баткан; Канатлары талган килеш, җиргә яткан; Маңлаенда – нурлы йолдыз; күзләренең Шәүләсеннән офыкларда таңнар аткан. Таңнар аткан, күрнеп тора ерак илләр, Яшрен генә аңа килеп сөйли җилләр: – Фәрештәкәй, кач бу илдән! Монда вәхшәт! Монда үлем! Монда патша – газраилләр… (1916)

Тэглар:

110

0