
20 нче көн Һади Такташ. Күләгәләр
Йокы бирми һаман... һаман... Төн буенча ишек кага, кем ул килгән? Нигә шулай, тыныч бирми, газаплыйлар, Ни кирәк хаиннәргә инде миннән? Барып ачам, берәү керә. Кулын сузган. Матур бер сын, кәфенле һәм озын, тузган Чәче, каплап зифа буен, күкрәкләрен, Кочаклап билләреннән, тезен узган. Мин ашыгып барам да: син кем?!—дим. Ул кинәт йөзен каплый, Сөрлегеп, әкрен генә читкә атлый, Башын тотып ике кулы белән, кинәт Тиз-тиз генә минем яннан китә башлый. II — Буй кыз! Тукта, китмә! Аһ! Син нигә Капладың да йөзләреңне, күзләреңне Җиргә тегеп уйга талдың? Әллә сине Рәнҗетте минем ачы сүзләремме? Мин уйлаучан, шулай бик күп төннәр буе Газаплый мине, буй кыз, тамуг уе; Ә шунда, үч иткәндәй, чүмеч кагып, Өй алдымнан җырлап үтә шайтан туе; Уйларымны бүлдерәләр. Мин сине дә Шуларның берсе диеп белгән идем; Әмма синдә кайгы күрәм: син елыйсың? Әй, гафиф кыз! Нигә миңа килгән идең? Кайгың булса, күз яшьләрем белән юып, Югалтырга тырышырмын күкрәгеңнән. Чәчләреңнән сөя-сөя юатырмын, Ач йөзеңне, зифа буй кыз! Качма миннән!— Дим дә мин тезләнәм. Ул тиз-тиз генә Килеп минем кулларымнан кысып ала: — «Абыем! — ди. — Синең зәңгәр күзләреңдә Әле һаман шул ук шәфкать уты яна, «Күзең ач!» ди миңа, амиранә: — Тәрәзәңнән күрәсеңме: еракта, әнә Ачлык патша, Җансыз ирләр; Минем дә, — ди, — Җанымны ул тартып алды хаинанә; Таныймсың, ди, мине менә?» Кинәт — Йөзеннән ак пәрдәсен ертып ала... — Фәйрүзәм?! Ул, кулын җәеп күкрәгемә, Шыр сөяктән үле гәүдә, сынын сала. Күкрәгемә кысам аның гәүдәсен... Чү! Сөякләре кулларымнан коелып китә. Фәйрүзәм!.. Фәйрүзәм!.. Ул ераклардан... Әллә кайдан: «Мин үлдем бит, мин үлдем... » Дип тәкрар итә.
50

0