
14 нче көн .Һади Такташ. Мылтык җыры
Ун пот биреп мылтык алдык, Үрдәк атарга бардык. Ярамаган мылтык алып Икмәкне суга салдык. Ай-ли, вай-ли, Икмәкне суга салдык. Көннәр буе йөрсәк тә, Тотмадык бер үрдәк тә, Ай-ли, вай-ли, Тотмадык бер үрдәк тә.. Тотмасак та, кайгырмыйбыз, Үзебез хуҗа икмәккә... Ай-ли, вай-ли, Үзебез хуҗа икмәккә... Теләсәк «унга», теләсәк «сулга», Теләсә кая барабыз, Ай-ли, вай-ли, Теләсә нишли алабыз! «Чаян». Ауга чыккан чагыгызда Саклык белән йөрегез! Ай-ли, вай-ли, Тик каранып йөрегез! Артыгыздан үткен күзләр Тикшереп йөри, белегез! Ай-ли, вай-ли, Кыска булыр гомрегез!
54
0