
9 нчы көн һади Такташ. Иптәшләр
Беребезгә бербез нинди охшаганбыз — Икебез дә соры шинельле, Икебез дә шундый күңелле... Син көләсең, миңа карыйсың да, Ә мин, тиле, Кочакларга әзер үзеңне, Танышлар да түгел үзебез, Ләкин синнән Ала алмый карыйм күземне. Нинди охшаганбыз, Ничек охшаганбыз, Бертуганнар дисәң, Мин Тамбовтан, ә син — Казан артыннан; Мин бер мишәр улы, кыргый үскән, Ә син Күрше чуваш халкыннан... Нинди охшаганбыз бер-беребезгә, — Икебез дә соры шинельле, Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә, Бер үк хисләр чолгый күңелне. Аерылганда миннән, Туганыңнан Аерылган күк моңсу калырсың; Илне саклау өчен чакру килсә, Беләм, Мин беренче барсам, Син миннән дә элек барырсың. Терсборлар беткәч, өйгә кайтсам, Мин әнкәйне рәнҗеп үбәрмен: — Ялганладың, әнкәй, улым өч кенә дип, Мин гаскәрдә Миллионнарны күрдем, диярмен.
33
0