4 нче көн . Һади Такташ. Әүхәди.

4 нче көн . Һади Такташ. Әүхәди.

Җил бүген төн, кулларын артка салып, Йорт саен, эшле кешедәй, тукталып, Тикшереп йөри: Әүхәдинең йорт түбәсе япмаган, Әүхәди кирәк дип тә тапмаган... Кыш килер дә, Җил еракларга барып, Зур болытларны авылга өстерәр, Ул тишекләрне күмәр, Тик, Мич башында тун киеп яткан килеш, Әүхәди: — Ай-яй, малай, салкын!.. — Дияр. Әүхәдигә әйтегез: Түшәмгә төкереп ятмасын, Иртәгә үк йорт түбәсен капласын!

Тэглар:

43

0