10 нчы көн. М. Җәлил. Ишек төбендә

10 нчы көн. М. Җәлил. Ишек төбендә

Үтеп барам шулай урам буйлап, Парадныйда күрәм бер бала. Звонокка үрелә, буе җитми, Аптырагач, карап уйлана. Мин балага киләм: — Әллә, - димен, - Звонокка буең җитмиме? — Җитми шул, - ди. — Кая, үзем басыйм. Бернеме, - дим, - әллә икеме? — Биш, ди.—Басам. Шуннан бала әйтә: — Абзыкай, син нинди йөрәкле! Әйдә качыйк хәзер, хуҗа чыкса, Икебезгә дә бирер кирәкне! 1942, декабрь

Тэглар:

70

0