21 нче көн. Хәсән Туфан.

21 нче көн. Хәсән Туфан.

БОЛЫТЛАР ТАРАЛДЫ    Кара болытлар таралдылар инде,   Алар бу якка яңадан килмәс.   Безнең көн хәзер мәңгегә якты,   һавабыз — җиләс.      Чәчәк аткандай кырларда   Ландышлар, гөләпләр,   Терелде инде безнең дә   Өметләр, теләкләр!      һавабыз — яңгырдан соңгы   Хуш исле саф һава.   Җил исә тибрәтеп каенны,   Юлларга чәчәкләр ява...

Тэглар:

1K

0