19 нчы көн. Хәсән Туфан.... Гә

19 нчы көн. Хәсән Туфан.... Гә

Бетсен яклау азгынлыкларны,   Явызларга таҗлар калканмы?   Бүтән лира — ахмак җырчылар   Мактасыннар, әйдә, аларны.      Сөрелүеңне туган яклардан   Хөрлек итеп, җырчы, син мактан.   Яшь чактан ук сиңа табигать   Бүләк иткән бөек җан һәм дәрт:      Мәгърур башың имәдең аңа,   Явызлыкны күрсәң каршында;   Җырладың син ирек җырларын   Котырынган тиран алдында.      Куркып тик мәңгелек хөкемнән,   Шүрләмәдең җирдә беркемнән.   Золым, җәза күкрәп торганда,   Синең җырлау бушка булмады —   Ил, дәһшәттә, чын җыр тыңлады..

Тэглар:

391

0