
Хәсән Туфан. Зәңгәр күз
Зәңгәр күзләр кич-иртән Кемне көтәләр икән? Бездәй кара күзленеме, Әллә бүтәнне микән? И зәңгәр күз, зәңгәр күз! Сезнең телдә юк микән ни Берәр бүтән үзгә сүз, «Сөям, бәгърем» дигән снче? Белгән сүзең: «Кит кире, Кеше күрә ич, тиле!» Күзең әйтә: «Кил! Кил! Кил! Гомерлек яр ит мине!..»
380
0