
16 нчы көн. Хәсән Туфан.
ГАРМУН МОҢЫ Яши гармун гасыр эчендә (Шуңардан син гыйбрәт ал әле),— Якынайта безнең араны; Үткәннәрне сөйләп -бирә дә Киләчәккә дәшә аннары. Озын көйдән — күчә кыскага. Әби эчке бүлмәсенә китә, Тәрәзәгә килә кыз бала. Кыз баланың исеме кем икән? Зифа? Миңле? Бәлки — Сылудыр? - Нигә шулай өзелеп тыңлый ул? «Чишмә»еен дә әйтә, «Сарман»ны; «Минзәлә»гә, «Арча»га туктый да, «Әпипә»не сибә аннары.— Моңлы көйдән күчә кыюга. Зифа уйлый: «Миңа түгел бу, Сылуга бу, кыю Сылуга!..» Кыю көйдән күчә биюгә. Сылу уйлый: «Миңа түгел бу, Миңлегә бу, чая Миңлегә!» Кайсында соң күңелең? Кайсында? Синдә йөрәк ,шсе түгел ич, Уятасың нигә барсын да? Рәхмәт сиңа, гармун, мең рәхмәт. Уйнаттың син, гармун, уйнаттың,- Иоклап яткан сүлпән күңелне Уяттың син, гармун, уяттың 1947
140
0