
15 нче көн. Хәсән Туфан.
Ялчы да без булдык, рудачы да, Ятсынмады безне бер михнәт: Дөньядагы хезмәт балалары — Аның өчен бары да бер милләт. Эсселәр дә безне сукмадылар. Суыклар да тимәде безгә. Холера да шылды. Хандрасы да. «Идеализм» дигәнегез дә. Бизгәкләр дә безне җиңмәделәр, Үләтләр дә безгә йокмады. Михнәт безне андый «юк-барлар»га Бирешмәслек итеп тукмады.— Рәхмәт бездән үткән заманага: Ятсынмады... безнең җилкәне, Сыртыбызда өйрәтте ул безгә Корыч ничек чыныга икәнне. Кем уйлаган аны ул чорларда Шундый кырыс гомер юлының Мигреньгә дә, милләтчелеккә дә Төтәшмәслек башлар тудыруын!.. 1947
186
0