14 нче көн. Хәсән Туфан. Бирмәскә солдат җанын

14 нче көн. Хәсән Туфан. Бирмәскә солдат җанын

Тәндәге авыру пожарын   Автомат насос кебек   Басарга тырыша 'бу йөрәк,   Солдатның канын сибеп.      Зур түгел үзе бу йөрәк,   Ул синең учка сыя...   Күзеңдә яшьләр, генерал,   Ни булды 'бүген сиңа?      Кем күккә күтәреп атты   Таш бетон тонналарын —-   Фашистның серле, сихерле   Чуенлы зоналарын?      Сугышка «отбой» ясап син   Җиңүдән туктамасаң,   Ялдагы корпусларыңны   Походка «подъем»ласаң,      Бар иде көчең, үтәрлек   Парижлар аръягына,   Атнада җитәчәк идең   Атлантика ярына...      Сугышны тезләндерүче   Син түгел идең мени?..   Аурулар барагына син   Хәл белеп килдең мени?      Зур түгел солдат йөрәге,   Ул — синең учка сыя...   Күзеңдә яшьләр, генерал,   Ни булды бүген сиңа?!      «ЧТЗ» киеп хәзер син .....   Аурайган аягыңа,   Көн саен шулай керәсең   Аурулар барагына...      Бу — аның соңгы кичедер,   Ахыргы сәгатедер.   Сүзенең сәер булуы   Саташу халәтедер.      Авырулар яткан баракның-   Бүлмәнең түрендәрәк,   Татарча җырлап дуя ул,   Нимесчә сүгенгәләп.      Мөгаен, ярсып сугышкан —   Танырлык түгел йөзе:   БитенДә дүрт-биш урында   Ямалган яра эзе.      Кемгәдер сөйли саташып,   Үз күреп, туган итеп,   Икесе 'бер үк сагышны   Кичергән сыман итеп: '      «..Син тагын безнең баракка   Хәл 'белеп килдең мени?   Өстеңдә инде, генерал,   Ямаулы кием мени?      Их, ваттык ничек, җимердек.   Чуенлы коймаларын —   Тегенең серле-сихерле   «Зигфрид» зоналарын.      Җимереп-җиңеп барышлар   Элкбада тукталмаса,   Ярсыган корпусларыңны   Уздырып Боннар аша,      Атнада җитәчәк идең   Атлантик ярларына,   Асачак идек тегене...   Лиссабон талларына...—      Кейтельне тезләндерүче   Син түгел идең мени?..   Өстеңдә инде... оинең дә...   Лагерьный кием мени?      Солдатың башын тагын бер   Сыйпа син, сыйпа, сыйпа...   Күзеңдә яшьләр, генерал,   Ни булды бүген сиңа?!>      Бу аның соңгы кичедер   Ахыргы сәгатедер.   Сүзенең сәерлегенә   Сәбәпләр сәбәпледер...      «Уф»ылдап куя санитарсанисанитарсансанитарсанисанитарсан

Тэглар:

168

0