13 нче көн. Хәсән Туфан. Белми калдым

13 нче көн. Хәсән Туфан. Белми калдым

Белми калдым... Белми калдым, күрми калдым: Киттең… Хушлашмадың да. Эзең генә калды миңа Йөргән сукмакларыңда. Кайсы коштыр, исемең белән Сиңа кычкыра кебек; Урмандагы һәрбер чәчәк Сине юксына кебек… Кая киттең? Кемнәр алды — Давыллармы, сулармы? Эзләреңдә — ромашкалар,— Истәлегең шулармы? Истәлеккә эзләреңдә Зәңгәр гөлләр үсәләр. Кемнәр мине юатырлар, Гөлне карлар күмсәләр?..

Тэглар:

427

0