
12 нче көн .Хәсән Туфан
ЯШЬЛЕК Килде дә ул. үтеп тә китте, Шау-гөр килеп, сабантуй сыман. Әйтте бугай: «Сагынсын Туфан Иң ахыргы көненә тикле!» — Килеп, шулай үтеп тә китте. Шау-гөр килеп, сабантуй сыман, Яшьрәкләрне җыя мәйданга. Таныш тавышын ишетәм һәркайда, Бара, димәк, һаман шул юлдан, Шау-гөр килеп,сабантуй сыман... Әйтте бугай: «Сагынсын Туфан, Күзен текәп яшьлек ягына!» Ә мин барыбер яшьлек сафында, Яшьләр белән иңгә-иң торам! Әйтте бугай: «Сагынсын Туфан...» Иң ахыргы көнемә тикле Чәчләр әле тагын агарыр, Йөрәк ләкин яшәрә барыр. Пусть җыерчык капласын битне Иң ахыргы көнемә тикле! 1947
214
0