
9 нчы көн. Хәсән Туфан.
ЛУ-И-ЗАА!.. Төшләремдә күреп җанкаемның Мине анда сагынып ятканын, Тезләреңә куеп башларымны, Ял итим бер, сеңелем Аккаен. Сагынадыр ла, Каен, мине анда Яр булырга вәгъдә биргән кыз: «Туй ясыйбыз гына дип торганда Китте ич,— дип,— тагы, имансыз!» Сөю, беләм, үзенекен итәр, Үпкәләтер аны, елатыр; Дус кызлары янына алып китәр, Бакчаларда йөртеп юатыр. Бөтерелер аның тирәсендә Богемалар — «юеш талантлар»; Күкрәгенә килеп бәрелү белән: — «О, богиням!» — дигән карашлар, Тешләренә кысып «катись» сүзен, Малайларча кашын киерер; Һәм, кызларча итеп, үз егетен, Үз «җүнсезен» исенә китерер... Сагына булыр, Каен, мине анда, Иптәшлеккә вәгъдә биргән кыз: «Исән микән, искә ала микән, Юк микән,— дип,— мине, имансыз? » Баку – Ширван. 1929
312
0