
8 нче көн. Хәсән Туфан.
Мөгезендә чылбыр өзеге Язган булып утырам төннәрдә: Өметләрне эшкә ашырган Кыю еллар, эпослар сыман, Йөрәгеңә килеп кергәндә Мөмкин түгел язмый түзәргә. Язып утырам. Төн. Кыш. Өермә. Шактый кыю кеше шикелле, Кемдер шакый тышкы ишекне. — Мин өйдә юк: күңел бүген дә Ерактагы туган җиремдә! Бер тонналы үгез «Прометей» Өйчегемнең ишеген каера, Тагын менә эштән аера: Уяу икән син дә дигәндәй, Хәл белергә килгән «Прометей». Сагынган ул, абзарын ваткан, Мөгезендә чылбыр өзеге. Кеше түгел, хайван ул үзе. Юлда көрткә-буранга баткан, Ә мин торган өйчекне тапкан! Тәрәзәне ватты. Тыгылды, Күзгә карый, җиңемне ялый. Әйтә кебек: — Куй, Туфан абый, Буран күмгән... син көткән юлны. Печән кирәк! Киттек, ки тунны! Төн. Караңгы. Буран. Өермә. Кит, «Прометей», китче, кит әле: Язасы бик килә бит әле! — Мин өйдә юк: күңел бүген дә Туган җирдә, Тукай илендә.
251
0