3 нче көн. Х. Туфан.

3 нче көн. Х. Туфан.

«Урамнарны ялгыз ураганда...» Урамнарны ялгыз ураганда, Бер исеңә төшер шуларны: Яфрак-яфрак карлар яуганда Көри идек карлы юлларны; Киң урамнар безгә тар иде лә... Нинди матур чаклар бар иде. Шул елларның юлга яуган кары Эремәгән кебек заманда Бер исеңә төшер шул чакларны, Яфрак-яфрак карлар яуганда. Юлларыбыз кайчак тар иде дә, Уйларыбыз кардан ак иде... 1956

Тэглар:

492

0