
21нче көн. Нәбирә Гиматдинова. Тамга.
Хатын хәмердән тоныкланган яшьле күзләрен җиң очы белән сөртте: — Кем бәбкәче бу? — Син... синеке, — диде ир, гәүдәсе куырылып. Бәбәген чекерәйткән Сафринә хәзер ерткыч төсле аңа ташланачак... Карт урыс белән икәүләшеп ба- ланы йолкыячак алар. Авызыннан хәмер исе бөркелгән хатыннан җирәнгәндәй, Мирзабәк йөзен әтисе- нең күкрәгенә яшерде. Юк, Нурихан үлсә дә улын ятларга бирмәячәк. Мылтык арбада, ә ул атса, берә- гәйле ата... Ләкин, ни гаҗәп, Сафринәнең күзендәге битарафлык пәрдәсе ертылмады. Баядан бирле «китәбез» дип борсаланган төмсә чырайлы туганның да малайда гаме юк иде. — Һе, шаяртырга мачтыр инде син, Нурихан. Минекен бүреләр урлады ич, — диде салмыш хатын һәм терсәк очы белән абзасының касыгына төртте: — Пашли, Ләксәй, пашли! Нурихан, малаен күкрәгенә кыскан Нурихан, арбага кире утырмады. Әле генә тәмуг утында чытыр- дап янган иргә тымызык кыр җилендә суынырга кирәк иде. Ә аяклар тыңламый, авылга таба сөйри. Анда зарыгып бәхет көтә. Әгәр соңласаң, аның капкасы го- мерлеккә ябылыр сыман...
223
0