20 нче көн.Нәбирә Гиматдинова. Тамга.

20 нче көн.Нәбирә Гиматдинова. Тамга.

Нурихан бөтенләйгә дип авылына кайтканда, Наратлык картайган иде. Яшь-җилкенчәк шәһәргә агылган, хәллерәк гаиләләр, каралты-курасын сүтеп, үзәккә күченгәч, ат чабышлары уздырырлык озын урамнарда өйләр берән-сәрән генә калган, «һай» дип кычкырсаң, илле-алтмыш бөртек җан иясе җые- лыр иде. Ир якты хыяллар белән кайтты. Беренче исәбе — алма бакчасы үстерү, икенчесе — Шәрифә иде. Хатын иреннән аерылган, хәзер атасы йортында яши. Ялгызлык татлы бал түгел, ялгызлыкта әрем тәмнәре бар. Әлбәттә, Озын толым, ул тәкъдим ясаса, ризалашыр кебек иде. Юллар кисешкәндә, Шәри- фә ягымлы йөзен балкытып исәнләшеп үтә башлады. Хәл-әхвәл сорашсаң, матур күзләрен зур ачып: «Духтыр түгелдерсең лә!» — дип шаяртып та куйгалый. Хатын һаман шифалы үләннәр белән мавыга, шуларны җыеп-киптереп, йә базарда сата, йә даруханәләргә тапшыра икән. Беркөнне уйнап кына: — Киләм, — дигәч, Шәрифә, һич ялындырмыйча: — Кил, — диде.

Тэглар:

73

0