19 нчы көн. Нәбирә Гиматдинова. Тамга.

19 нчы көн. Нәбирә Гиматдинова. Тамга.

Нурихан борылган уңайга янә тәрәзәгә күз ташлады. Ике мәртәбә саташмыйлар. Җен-пәри дә бер үк күренешне ике тапкыр кабатламый. Эт чын бар, ыштансыз малай чын бар, һәм боларны чагылдыр- ган рәхимсез тормыш та чын иде. Ул, ярсуын йодрыгына кушып, бөтен көче белән этәргә җыенган өйалды ишеге «өф» дип өргән сулыштан да ачылып китте. Караңгы иде, алай да ызба ишеген капша- нып бик тиз тапты. Аягына уралган кышкы төнге суыкны ияртеп бусагадан үткәндә, «Нишлисең, ах- мак?!» дигән уй миен бораулап алды. Нишлисең, ахмак?! Җилбәзәк Сафринә сиңа уйнаштан туган ба- ласын аткарырга җыена, ә син күрәләтә аның хәйлә кармагына кабасың. Дөрес, өч ел элек бер төн Саф- ринә белән кундыгыз. Озын толым читкә тибәргәч, аңа ачу итеп эшләдең бу гөнаһны. Ул көнләшер дә кочагыңа атылыр дип өметләнгән идең. Тик бәгъзеләр көнләшмәде, сине, аяк астында аунаган кирәксез әйбер кебек, тагын да ераккарак күчереп кенә куйды...

Тэглар:

60

0