18 нче көн.Нэбирә Гиматдинова. Тамга

18 нче көн.Нэбирә Гиматдинова. Тамга

Аның мондый коточкыч хәлне күргәне юк иде. Хәер, кырык яшенә кадәр башыннан ниләр генә ки- чермәде, ләкин бу — шуларның берсе белән дә чагыштырырлык түгел, бу — акыл һич кенә дә кабул итәргә теләмәгән кыргыйлык иде. Ир, чүмәшеп, кулын көрткә батырды. Кайнар дулкын күкрәк читлегенә бәрелеп вата-җимерә иде: учына йомарлаган кар белән битен ышкыды. Мөгаен, күзләре ялгышадыр. Ничә төн рәттән йокламагач, арылды. Әгәр Озын толым терелмәсә, дөньяның кызыгы бетәчәк. Әле бит Нурихан, гәрчә өмете шырпы очы кадәр кечерәйсә дә, шуңа таянып яши иде. Ир-атны көчле зат диләр. Рух көче сүнсә, беләктәге көч нәрсә соң ул! Шәрифәгә бүре ташланган икән, монда бары тик Нурихан гына гаепле.

Тэглар:

79

0