
17 нче көн.Нәбирә Гиматдинова. Ак торна каргышы
Ерак Себердә ул җан тартмыйча егерме ел яшәде. Иртән торып салкын асфальтка аяк басу белән, табаннарына суык йөгерә дә, күңел ирексездән яшел чирәмле урамнары белән төшләргә кереп саташтырган авылга талпына, җылы эзли. Атау болыннарына, Сөлчә ярларына ашкына, һәр капка төбенә тукталып, авылдашлары белән күрешә иде. Күз алдында Каратай гел бер сурәттә тора: әнә кич җитә, урам тутырып көтү кайта, тояк тузанына кушылган мөгрәү тавышы авылга тарала. Әнә мал- туарлар абзарларга ябылган, чәйләр эчелгән, күрше-күлән капка төбенә җыела. Оста телләр сандугач сайрата, бала-чага колак шомартып тыңлый... Әнә яшь-җилкенчәк гармун уйный. Тальян моңы төн йоклаган кошларны сискәндереп уята... Арыслан шундый авылны сагынды, туган җир аның хәтерендә шул рәвешле уелып калган иде. Һәм ул төянде дә, Себер белән хушлашып, авылына тәвәккәлләде. Яңгырлы көн иде, авыл башындагы чокырлы юлда машинасы батты. Ярый әле Каратай башыннан трактор чыгып килә иде, ир кулын изәп туктатты. Кабинага өч егет кысрыкланган иде.
57
0