16 нчы көн. Нәбирә Гиматдинова. Ак торна каргышы.

16 нчы көн. Нәбирә Гиматдинова. Ак торна каргышы.

Бая өзелеп калган сулышын күкрәк читләрен авырттырганчы тутырып сулады хатын һәм үзалдына елмайды. Озынча нәзек бармакларын, пианино клавишлары өстеннән йөгертеп узгандай, чирәмгә тидерде. Әнә тегендә генә, каршыда гына халык тилерә-тилерә ут сүндерә, бала-чага чабыша, ирләр сүгенә, ә ул көй уйнарга тели. Чөнки аңа яшәү кайтты, яшәү озын буйлы ир кыяфәтендә аның өенә атылып керде... Көчле беләкләренә салды һәм күк гөмбәзе астына чыгарып куйды. Әнә тулган ай, аның исән калуына сөенгән сыман, баш очында тулгана... Әнә таң йолдызы Чулпан күз кыса... Йа Раббым! Юкса бу гариплегең белән яшәмәсәң дә ярый ла. Дөнья имгәге бит ул. Бүтән беркайчан да, беркайчан да, әйе, беркайчан да аякларының рәтләнәсе юк. Тамырлары кипкән, кан качкан, һәм аның бу хәлдә берәүгә дә якын буласы юк... Балалар кечкенә, аңардан читтә-еракта, иренең әнкәсе кулында үсәләр. Ире күптән онытты. Бәлки, өйләнгәндер дә. Барып чыкмады ич тормышлары. Ул аны гаепләми дә. Кайсы ирнең чирле хатын иркәлисе килсен. Ирләргә тупырдап торган таза, сау-сәламәт хатын кирәк. Алар, җаныңнан битәр, тәнеңне ярата.

Тэглар:

90

0