
15 нче көн. Нәбирә Гиматдинова. Ак торна каргышы
Нигә дөрли соң бу төн? Җиһанга ут капкан мәллә? Инде яктылык иске мүк арасына кадәр тулды, инде бүрәнәләрдә кызыл шәүләләр биешә. Торып тәрәзәгә багасы иде, зәгыйфь аяклар тыңламый. Хатын көнозын кузгалмыйча урын өстендә аунады. Ара-тирә ишегалдына алып чыгып һава сулаткан күрше Сәрия бүген кунакта иде, хатын таңнан бирле кояш чырае күрмәде, тәгам ризык капмады, су эчмәде. Ул кеше кулына калган бичара иде. Кинәт урам яктан, төннең йөрәген калтыратып, әче тавыш белән кычкырдылар: — Пожар!!! Пожар!!! «Йа Ходай, — диде хатын, коты очып терсәкләренә таянды. — Өйгә ут капкан! Бу бит мин янып ятам, мин дөрли-дөрли янам! Сәрия, мөгаен, тыштан ишеккә йозак салгандыр, мине берәү дә өйдә дип белмидер. Мин... мин үлеп барам! Әнә ничек агач чертли, ничек әче төтен тынны кыса...» Ул кычкырырга маташты, тик сүзләре бугазына терәлде... Хатын лапылдап кире урынына ауды, күзен йомды. Аны беркем дә коткармаячак, ул беркемгә дә кирәкми. Шәһәрдән җыр укытырга кайткан авыру укытучыны авыл әллә кайчан исемлектән сызып аткан, яшиме ул, яшәмиме — аңа барыбер: күрми дә, ишетми дә. Күзеннән яшь тамчысы сытылып, яңагына тәгәрәде. «Үлгәндә елыйлармыни? — диде ул, гаҗәпләнеп. — Үлем исен сизгәч, адәм баласы акылыннан шашып үрсәләнергә, чәбәләнергә тиеш түгелмени?!»
267
0