
14 нче көн.Нәбирә Гиматдинова. Каракош
Болай да караңгы төннең отыры каралуыннан дерт итеп уянды Рәхимҗан. Баш очында ниндидер кош күк яктылыгын томалаган да тәпиләрен салындырып эленеп тора, аңардан тәнне пешерерлек кайнарлык бөркелде. Менә ул уктай аның өстенә атылды, мәгәр шул мәлдә егет йөзен кулы белән капламаса, күзне чукып алачак иде. Кан эчеп туенучы бәдбәхет бугай, аны үлек дигәндер. Кемнәрне генә асрамый бу чытырманлы урман. Тотса, канатын канатка, ботын ботка аера иде инде, өркүеннән әзрәк каушады Рәхимҗан. Ул әле йокысыннан айнымаган иде, ә йокы тәмам качып, башына аң кайткач, әллә нишләп китте. Бу бит Каракош! Ул төшләнми, ул уяу, бу — Каракош! Битенә тигән канат җиленә хәтле аныкы! Егет җан-фәрманга Кыязлы юлына таба йөгерде. Әйтерсең коштан качып кына котылып була иде. Басу капкасы төбендә таң аттырды ул, аннан Кызыл чишмәгә төшеп юынды. Халык көтү куганда, кулын чалбар кесәсенә тыккан хәсрәт кияү, як-ягына ялт-йолт карана-карана, Барыйлар тыкрыгына төшеп бара иде. Йөрәкне чемердәткән курку бетмәгән әле. Җенле урыс нигезенә оя корды бугай Рәхимҗан. Шунда ләгънәт кош җәфаларга тотынды лабаса. Йә тәрәзә пыяласы чукып өнне ала, йә бугаздан буа, йә бүгенге сыман өскә ташлана. Әгәр ул әнкәсе саташкан Каракош булса?! Һай, аныкын чынга алсаң! Исәр карчыкның күзенә ни күренмәс.
63
0