
13 нче көн. Каракош. Нәбирә Гиматдинова
Каракош. Нәбирә Гиматдинова. Картларның күңел дөньясына да төкерде яңа йорт хуҗасы. Ияләшерләр, урыс авылы да авыл. Аның үзенеке куәтлерәк иде әле. Бәрия аңардан сүрелгән кебек тоела. Тизрәк араны җайлап, туйга хәстәрлек башларга иде бит. Ул сикергәк кәҗә бәтиенә кәбестәнең тәмлерәген каптырсаң, үпкә-сапкаларын онытыр иде инде. Сибгатулла акчалар белән бергә чүлмәккә хатынының көмеш әйберләрен дә яшергән иде, хәзер ул алка-беләзекләр Фәтхетдин хатыны биргән иске сандык төбендә ята. Әби төсе дип, әнкәсе шуларны алып-алып карый да кире сала иде. Бәриягә менә дигән бүләк ләбаса көмешләр! Карчык сизмәсен дип, ул бушаган чүпрәк янчыкка калай кисәкләре салды.
55
0