
Күкчәчәк
«Син аның кимчелеген белеп юри алдың», — дип бәхәсләшү файдасыз иде, Күкчәчәк табигатьнең хатасын төзәтү әмәлләрен эзләде. Сөт, ниһаять, тамчылап артты. Язга табан ул чиләген тутыра язды. Ләкин, көтүгә кугач, рәтләнгән-тазарган сыер Гөлсемнәр капка төбенә кайта башлады. Хайваннар да адәмнәр кебек саташа икән! «Әйдә, Акмуен», — дигәч, ул, кыш кышлаткан яңа хуҗабикәсенең назлы тавышын, йомшак кулларын исенә төшереп, күндәм генә арттан иярә иде. Ә иртәгәсен… яңадан шул ук хәл кабатлана! Һай, такылдык көндәш белән очрашудан гарык иде Күкчәчәк! Нишләтә бу хайван, йә?! Ник ул һаман саен шушы ят капкаларга ышкыла соң?! Охшаса да охшар икән мал иясенә!
43
0