Күк чәчәк. Нәбирә Гиматдинова
Җан нигә болай үрсәләнә икән? Кайта дип… Әйдә… кайтсын! Акыллы кеше бу авылга бүтән аяк та басмас иде. Аны зарыгып көтәләр диярсең. Кемгә кирәк ди ул! Әнә хуҗасыз йорты кукраеп утыра, аның пыяла күзгә охшаган тәрәзәләрендә салкын бушлык. Кайчандыр Күкчәчәк йотылып карап узган серле тәрәзәләр иде алар. Хатын гүя аңа гына Ходай тарафыннан язылып та чит-ят бусага төпләрендә адашып калган бәхетен карашы белән суырып алмакчы була, әмма шул мизгелдә ике күзенә әчеттереп яшь тула да, чирәмле капка төбеннән тиз-тиз чабулап үтеп китә иде. Ә бәхет, чынлап та, шушы йорт эчендә иде. Мирсәлим атлы иде ул. Нишләп Күкчәчәк газизенә чытырдап ябышмады икән?! Нишләп аны үзенеке итәр өчен суларда батып, утларда янмады?! Батты да, янды да анысы… Тик… мәхәббәт гөлләр сыман бик кыска гомерле икән: яши-яши дә... сула. Бүген хатынның күңеле кибеп корыган күл шикелле: хисләр сүнде, ярату үлде. Дөрес, кайчакта бәгырьнең бер нүешендә тилереп сөйгән көннәрнең кайтавазы ыңгырашып куя да үлгән йөрәгенә әбелхәят сулары бөркелгәндәй әллә нишләтеп сискәндереп уятып җибәрә. Әгәр шунда Күкчәчәк әз генә үткәннәргә табан талпынса, йомылган сөю күзәнәкләре терелер дә, яшь чаклардагы кебек, яңадан Мирсәлим дип шашыныр сыман иде. Йа Рабби, кайтаваз үзе нинди көчле! Аның сизелер-сизелмәс тоелган нәни генә дулкыны да бөтен җиһанны дерелдәтә иде. Ә элек миллионнарга тапкырланган гарасат иде бит ул!
55
0