Җәза

Җәза

Аждаһа бер явызлык ниятләсә, уеннан кайтмый, үтерә, дип, әни таудан олы юлга йөгерә. Без шәһәрдә урнаштык. Андагы яшәү яшәү түгел иде инде әни өчен. Ул һаман Сөнчәлесе белән төшләнде. Авыл дия-дия кипте-саргайды. Урманнан әни, яфракка төреп, нибарысы дүрт шомырт алды. Туган як истәлеге дип. Кич саен Гыймран, Кави, Бакый, Нурсөя диеп исемнәрегезне санап елый-елый шуларга нидер пышылдый иде ул. Төшләремдә дә мин аның шомырт белән әвәрә килгәнен күрәм... Ә Сөнчәле таулары әүвәлгечә матур... — Кызның күзләре мөлдерәмә яшь иде. Менә эре-эре тамчылар Галиянең керфегеннән сытылып, яңакларын чылатты. — Биш яшьлек кызчык идем, ә барысы да истә... Һәр агачы, һәр үләне... Наратлар биегәйгән икән... Риваять язам, имеш. Максатым бөтенләй башка иде. Кипкән шомыртларны яшереп кенә ияләренә ташласам, бәлки, мәрхүмә анамның рухы тынычланыр, дидем. Кичерегез, мин бит аларның каргалган шомыртлар икәнен белмәдем. Кичерегез! Менә дүртенчесе... — Кыз тартманы ачты. Соңгы шомыртны бераз учында әвәләгәч, кире савытына салып, хатынның аяк астына куйды. — Синеке иде, Нурсөя апа...

Тэглар:

53

0