
Җәза
Туганда Кодрәт иясе аны ап-ак фәрештә итеп яраткан. Әйе, ул керсез-тапсыз кыз бала иде. Күршедә дә аның кебек үк ак төскә манчып туган тиңдәш үсте. Алар иң якын сердәшләр иде. Нурсөя бүген генә, дөнья гаменә уралгач кына, бер хакыйкатькә төшенде: икесенең арасын ни байлык, ни акча бозмады, ә менә уртак ир дуслыкның канатларын сындырды. Дөрес, кызларның һәрберсе үзенчә яратты: Нурсөя — эчтән сызып, бөтен наз-нурын бердәнбер кешесенә бөркергә әзер булып, ә Хәлидә — кыска мәхәббәтенә нәфрәтен кушып, җирәнеп-чирканып. Андый ярату да бар икән шул. Соңра яшьлегендәге юләрлегенә үкенгән Хәлидәнең Гыймранга коры нәфрәте генә калса да, эш эшләнгән: ике сердәшнең дә түшәк җылысын татыган ир уртакка әйләнгән иде. Хәлидә бизде дип кенә Гыймран аңардан араланырга теләмәде. Аның шунысы айга сикертә иде шул: ир отыры Хәлидәне эзәрлекләде. Ә бала тугач... И Ходаем, боларны хәтереннән казып ник уела да киселә икән Нурсөя?! Шомыртлар быел да каралыр, быел да мәрхүмә бәләкәй кызы белән тау өстенә чыгар... Юк, бистәгә күченергә кирәк. Тәр- биягә мохтаҗ ялгыз карчыклар сыендырыр әле. Ә бит Хәлидә чибәр иде... Йә, анысы нәрсәгә инде тагы? Әйе, нәрсәгә?
125
0