
Җәза
Гөнаһ, катлам-катлам гөнаһ... Аңардан арынуы җиңел югыйсә: йортка үзеннән-үзе ут капмады, йортны, ишегенә терәү тери-тери, күз алдында яндырдылар! Әйт шулай дип, Нурсөя, әйт! Бу гөнаһың белән парлашып тагын күпме яшәрсең икән?! Әмма дистә ярым елдан соң сиңа кем ышаныр ди! Аннан, сөйләп ни мәгънә?! Анасы да, баласы да гаип... Тик Хәлидәнең җаны гына тынычлап күкләр катына урнашмады: ул җирдән ычкыналмыйча бимазалана. Җәйнең нәкъ бер вакытында күренә мәрхүмә. Шомырт каралганда... Сабыен җитәкләгән килеш тау өстеннән туп-туры Нурсөяләр йортына текәлә. Эндәшеп тә карады аңа хатын: «Зинһар, мине эзәрлекләмә, күршекәем! Мин болай да тере мәет», — диде. Ә аның рухына кылган догалар! И-и, сәгать саен, минут саен... Быел шомырт бигрәк тә уңды. Әле яшел, әле каралмаган. Каралгач... тау башында кабат Хәлидә сураер инде. Бу юлысы Нурсөя акылдан язачак, мөгаен.
61
0