Нәбирә Гиматдинова "Җәза"

Нәбирә Гиматдинова "Җәза"

Тау битенә төшкән ут шәүләсе сикерә-сикерә чирәм арасында уйный. Бүген тагын учак якты... Һай, киребеткән дә икән бу кыз бала! Кычыткан белән чәбәкләрлек кешесе юк шул аның. «Шүрәле очы» дип аталган урамда Нурсөянең йорты гына кукраеп калды. Тавы белән бергә өскә авам-авам дип торган нарат күләгәсендә үлән дә шытмый дип, күрше-күлән бистәгә үк күченде. Урманны җәяү чыксаң — кул сузымында гына ташпулатлар тезелгән. Халык бит ул умарта күче кебек укмашып яшәргә ярата. Бер-берсенә йөрешмәсә дә, аркасын аркага куеп яткан карт белән карчык сыман, сараен — сарайга, мунчасын мунчага терәп сала. Югыйсә сөнчәлеләргә бистәдә эреп таралмасалар да була иде. Аргы урамнар агач-куак ышыгыннан интекми ләбаса.

Тэглар:

69

0