
#әниләрмарофоны2025 #әниләрмарафоны_ВТ #әниләрмарафоны2025 Икенче көн. 2нче бирем"Әни белән баланың арасындагы уртаклык. Алтын уртаклыкны ничек табасыз?
Икенче көн. 2нче бирем"Әни белән баланың арасындагы уртаклык. Алтын уртаклыкны ничек табасыз? Миңа 54 яшь, улыма 33яшь, үзе өч бала үстереп, аларны тәрбияләп яши. Мин улым, киленем белән яхшы мөнәсәбәттә. Мин улымны бик яратып үстердем, үзедә мине яратадыр, дип беләм. Балаларны тыңлый белү генә түгел, аларны ишетә дә белү кирәк. Улым синең ярдәмең кирәк иде диеп шалтыратсам, килеп булышып, кирәклесен аңлатып китә. Мин аны чамасын белеп кенә иркәләдем, чамасын белеп кенә ачуландым. Алдагы тормышымда да бер-беребезгә ярдәм итеп, кадерле әни, әби булып яшәргә язсын.
53

0