#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 25 нче көн	 Рәзил ВӘЛИЕВ Көз офыгы

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 25 нче көн Рәзил ВӘЛИЕВ Көз офыгы

Көз әле алтынсу биләүдә – Мин инде җәйләрне сагынам. Сагышның мәйданы киңәя – Офыклар киңәйгән чагында. Соңгы кат сөенеп калыйм, дип, Каеннар таң белән торганнар. Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар. Яңгырый хушлашу авазы Күкләрдән, таулардан – бар яктан; ...Йөрәгең өзелер бер мәлдә – Агачтан өзелгән яфрактай. Тик һаман кошларга ияреп Талпына күңелем югары. Бәхетнең үзенә илтә күк Күктәге кошларның юллары.

Тэглар:

17

0