
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 24 нче көн Ринат Харис "Йокы"
Йокы керде күземә, Тынгы бирми үземә – Ачтыра да яптыра, Тик утырам аптырам. Аннан керде авызга – Кара син бу явызга: Ачтыра да яптыра, Һава гына каптыра. Тагын бер тапкыр кергәч, Мин йокыны алдадым – Авызымны яптым да Кирегә чыгармадым. Бигрәк дөрес иткәнмен – Йоклаганмын-киткәнмен...
18

0