#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 23 нче көн	 Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 23 нче көн Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре

Укучылар дәфтәрләрен Парталарга тезеп салган. - Дәфтәрләрең кайда, Мәсгуть? - Онытылган... өйдә калган... Иртәгесен бар балалар Кулларына китап алган. - Китапларың кайда, Мәсгуть? - Онытылган... өйдә калган... Балаларның һәммәсе дә Галстуклар бәйләп алган. - Галстугың кайда, Мәсгуть? - Онытылган... өйдә калган... Башкаларның “дүртле”, “бишле”, Мәсгуть тагын “икеле” алган. - Ник башыңны эшләтмисең? - Онытылган... өйдә калган...

Тэглар:

76

0