#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 22 нче көн БЕЗ – КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ЕЛ БАЛАЛАРЫ Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2025 22 нче көн БЕЗ – КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ЕЛ БАЛАЛАРЫ Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

Ноябрьнең рәхимсез кырыс җилләре үзәккә үтеп исә. Юл каткагында чабаталарны чыдатыр хәл юк. Училищеның озын коридорында җылы. Иртән дәрескә кадәр, тәрәзә янына җыелып, тәүлек эчендә Җир шарында булган хәбәрләрне эшкәртәбез. Сугыш, имеш, яңа елга бетәчәк, ди. Сугыш беткәч, безне дә моннан, урман буеннан, Ташлытауга кайтарачаклар, ди. Зарифуллинның әнисе хезмәт көненә пот ярым борчак алган. Әлтафилар авылында бер хатынның сугышта югалган ире төнлә белән кайтып кергән, хатынына мунча ягарга кушкан. Ире мунча ләүкәсенә менеп утыргач, теге хатын күз салса — тегенең маңгаенда сыңар зур күз икән. Хатын, авызына килгән беренче сүз — бисмилласын әйтеп, ялантән мунчадан чыгып йөгергән. Теге бер күзле нәрсә: – Ну бәхетең бар икән, тураклап кисмәккә тутырадыр идем, – дип гырылдап калган, ди... Шундый салкын көннәрнең берсендә училищеда укулар булмады. Рус теле укытучысының хатыны үлгән дип хәбәр иттеләр. Ул инде шимбә көн үк үлгән икән, без моны дүшәмбедә генә, авылларыбыздан җыелган көнне генә белдек.

Тэглар:

80

0