
21 нче көн. Физәлия Дәүләтгәрәева "Әти йорты"
Гөлсинурның кулы киштәдә яткан фотоальбомнарга үрелде. Менә алар, әтисе, әнисе, өчәүләп диңгез буенда ял итәләр... Менә әтисе заводта станок артында... Менә әтисе җитәкләгән кечкенә Гөлсинур, үзеннән дә зур чәчәкләр гөлләмәсе тотып, беренче класска бара... Кайда карама – әтисе, әнисе, Гөлсинур! Башка бернинди сүрәт юк. Әйтерсең дә, гайләсеннән аерылгач Шәрифнең тормышы тукталган...
87

0