
21 нче көн. Язмыш сынавы
– Яхшы, яхшы, хәзер Аллага шөкер, бар да яхшы, – дигән булды. – Сез бер дә борчылмагыз, бар да яхшы булыр. Төзәлми торса, яраларына әрекмән суы сыгып салыгыз, ул да ярдәм итә. – Сезнең кайгылы вакытыгыз икән, борчып йөрим. Ләйсән балам, Рушанга бер-ике генә сүз язып салмассыңмы икән? Ул сине бөтенләйгә ташлап китте дип уйлый, – диде, үзе шыбыр тиргә батты. Аңа моны әйтү җиңел булмады. Улының дүрт саны төгәл чагы булса, курыкмыйча сөйләшер иде дә бит... Ләйсән сикереп торды да икенче бүлмәгә кереп китте. – Бер киңәш бирсәм, ачуланмассызмы? – диде матур ханым. Сабир тартылып куйды: килеп йөрмәгез, диячәк. – Юк-юк, мин тыңлыйм сезне, – диде, үзе эчтән кыл кебек тартылды. – Мин табиб та, психолог та. Сезнең хәлдә калган гаиләләрне дә яхшы беләм. Бер ялгышлыктан сакланыгыз – инвалид дип артык кызганмагыз. Бу бер дә яхшылыкка китермәячәк. Сез аңлы рәвештә аны алга, киләчәккә планнар корырга өндәгез. Аңа хәзер укырга кирәк, үз мөмкинчелегеннән чыгып эшкә урнашырга, гаилә башлыгы булырга, тормыш алып барырга өйрәнергә кирәк. Ул болай да үз-үзен кызганудан ары китә алмый, башка кызганучылар да табылыр, менә алардан ерак торырга кирәк. Андый кызганучылар сазга гына батыра. Сезгә хәзер көчле, кирәксә, каты куллы ата булырга кирәк.
92

0