20 нче көн. Язмыш сынавы

20 нче көн. Язмыш сынавы

Имтиханнар биреп бетерүгә, Ләйсән әниләренә кайтып китте дә юкка чыкты. Рушан көн дә ишеккә карап көтте, көткән көннәр елга тиң булды. «Башка килмәс» дигән уй йөрәкнең бөтен нечкә кылларын тартып үтте. Нишләргә, ничек яшәргә? Тән ярасы төзәлә дигәндә, йөрәк ярасы ачылды. Рушанны хәзер күбрәк йортка я бакчага чыгарып салалар. Аның янына хәл белергә егетләр дә, классташ кызлар да килгәли башлады. Сөйләшәләр, көлешәләр. Сабир да моңа сөенде: килсеннәр, көннекә берүзе күңеле боегып ятканчы, бик әйбәт. Үзләре көн буе эштә. Рәйлә кызлары имтиханга – укырга керергә әзерләнә. Озакламый Казанга китәчәк. Тик яшьләрнең аулакка җыелулары яхшыга булмады. Хәл белергә килгән берсе үзе белән я аракы, я сыра кыстырып килә. Беркөнне эштән кайтуларына Рушан җирдә аунап ята, берни белми, исерек. Сабир куркып улына ташланды. Борынны ярып кергән аракы исе үзен дә сискәндереп җибәрде. «Бу көннән башлап өйдә утырасың, янына беркем дә йөрмәсен! – диде хатынына. – Эчкечегә әйләнәсе генә калган. Бакчаның бөтен караңгы почмагы шешә белән тулган». Бер килеп өйрәнгәннәр көн дә килә башлады, баш төзәтергә җаен таптылар. Рушан, исерсә, сугышты да елый-елый Ләйсән белән аңлашты. Инвалидны җәлләп, аракы күтәреп килгән дуслар ата-ананың бар тырышлыгын аяк астына салып таптадылар. Сабир белән Илдус күпме генә аңлатып карамасыннар, егетләр үзенекендә торды. – Нәрсә инде, Сабир абый, әллә болай яту җиңел дип беләсезме? Әз булса да онытылып торыр!

Тэглар:

89

0