21 нче көн. Язмыш сынавы

21 нче көн. Язмыш сынавы

Рөстәм эндәшмәде, башын иеп тик утырды. Өйдән кудылар, кайтыр өе, барыр кешесе юк. Кем соң ул аларга – беркем дә түгел. Кайчан да булса шулай бетәргә тиеш иде шикелле. Шулай да әнисе өйдә булса, юл куймас иде болай гына. Рөстәм булачак бабайны юньләп тыңламады да. Гүзәл үз теләгенә иреште, бармак бөккәнгә килмәсәң, йодрык белән китертте. Үтешли генә көзгегә күзе төшкән иде – хәйран зур фингал, күз юньләп күрми. Булачак бабайның кулы каты булып чыкты... Гүзәлгә ни кирәк булды икән? Ике ел, ике генә елга, диде. Әтисе исә гомерлеккә ди. Әйе, нәрсә куркынычрактыр: Гүзәлгә өйләнүме, әллә Чечня сугышымы? Икесе бер кебек. Гүзәл белән яшәү дә граната өстендә утыру белән бер. Рөстәм бу яңа тормышны ничек кабул итәргә дә белмәде. Әлфия әниләренә теге вакытта килеп кергәч, шул йорттан чыкмас өчен ниләргә генә бармады, ә моннан качасы гына килә. Уйларының очына чыга алмады. Гүзәлнең әнисе Рөстәмне бөтенләй яратмады. «Ник Таһир малае түгел, ник Мөнирә малае, күзең кая, кемне сайладың?» дип кызының колак итен ашады. Гүзәл Рөстәмне үзенең бүлмәсенә алып керде. – Борчылма, нәрсә котың алынып утыра, буласы булды, иң куркынычы артта калды. Күрдең, әти тузынды-тузынды да ризалашты.

Тэглар:

89

0