20 нче көн. Язмыш сынавы

20 нче көн. Язмыш сынавы

Икенче көнне иртән тагын Алсу кереп җитте. – Кичә кая югалдың, без сине кычкырып та эзләдек, шым гына кайтып тайдыңмы әллә? Акбаш та әллә кая булды, клубка төнлә генә килеп керде. Теге Лилиянең авыз-борыны салынган иде, Рөстәмне күргәч, май кояшыдай елмаеп җибәрде. Ярата инде шул акбашны. Лилия белән Гүзәл икесе дә бер-берсен күралмыйлар. Лилия дә бай кызы. Көнчелек тә, үзара узышу да бар. Киемне әйткән дә юк. – Тукта, әллә араларында бер-бер хәл бармы? – Акбаш озаткалый бугай, тегенең күзе-башы тонган, гашыйк булганы әллә кайдан күренеп тора. Кичә кочаклашып бергә чыгып киттеләр. Бу никтер Гүзәлгә бер дә ошамады. Кич клубка чыгу белән карашы Лилиягә, аннан Рөстәмгә ябышты. Лилия клуб ишегеннән килеп керү белән Рөстәмнең янына килеп басты, икәү кочаклашып бастылар. Бергә йөри торган парлар шулай кочаклашып торалар, моның берние дә юк. Тик болар Гүзәлнең җен ачуын чыгарды. Ул бармак шартлатты да Алсуга акрын гына: – Бар, акбашка әйт, мин урамда көтәм, – диде. – Ә чыкмаса? – Ә син чыгарлык ит. Минем теге кара кофтаны киясең килсә, – диде дә урамга чыгып китте. Ул хәзер ялгыз йөрергә дә курка иде, шулай да багана төбенә, ут яктысынарак басты. Алсу белән Рөстәм аның янына килгәч: – Алсу, син безне калдыр, сөйләшәсе бар, – диде. Берсүзсез басып торган Рөстәмгә: – Әйдә, мине озат, шунда сөйләшербез.

Тэглар:

86

0