
Беренче рәхмәт
📖 🍃🌿☘️ XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь ЯҢА ЕЛ ЧЫРШЫСЫ Яңа ел алдыннан шәһәргә барган Саескан кешеләрнең чыршы тирәсендә бәйрәм иткәнен күреп кайткан. Ялтыравык уенчыклар, матур утлар белән бизәлгән чыршының матурлыгын, исе китеп, Аюга сөйләгән. Аю да чыршы бизәргә, дусларын җыярга уйлаган. Тик аның ялтыравык уенчыклары, аллы-гөлле утлары булмаган. Ул моңа бик кайгырган, шуңа күрә дусларын бәйрәмгә чакырырга оялган. Саескан Аюны бик кызганган һәм бөтен урманга хәбәр тараткан: «Яңа ел төнендә Аю барлык урман җәнлекләрен кунакка җыя. Барыгыз да Аю өне янындагы яшел чыршы янына әйлән-бәйлән уйнарга килегез!» Хәбәрне ишетмәгән җәнлек калмаган. Барысы да тырышып- тырышып бәйрәмгә әзерләнгән. Менә көткән төн килеп җиткән. Иң беренче булып Аю янына Куян сикереп килгән, ул, чыршы бизәргә дип, кишерләр алган. Куян артыннан Керпе күренгән, чыршыга гөмбәләр элгән. Тиен кызлары Яңа ел чыршысын чикләвек һәм миләш тәлгәшләре белән бизәгәннәр. Шулай итеп, яшел чыршыга уенчыклар табылган. Кыш бабай чыршы ботакларына кар бөртекләре сипкән. Алар сихри ай яктысында җем-җем итеп, төрле төсләргә кереп җемелдәгәннәр. Чыршы бик матур булган. Аю моңа бик сөенгән, дусларына рәхмәт әйткән. Урман җәнлекләренең Яңа ел бәйрәме бик күңелле узган: алар җырлап-биеп чыршы тирәли әйләнгәннәр, бал белән сыйланганнар. Лилия Фәрхетдинова #Беренчерәхмәт #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
92

0