Минзифа Хуснутдинова "Вәгъдә"

Минзифа Хуснутдинова "Вәгъдә"

21 нче көн #әдәбимарафон2025 .Күп нәрсәнең аның кадере булмый, Әз әйберне ныграк саклыйсың. Бүлгәләргә туры килгәндә дә, Жәлләп-жәлләп кенә ваклыйсың. Яратам дип әйтү — бик матур сүз, Әйтүе дә аны бик җиңел. Ә еш кабатланса һаман-һаман Кабул итми башлый бит күңел. Мәхәббәтне сүзсез аңлап була, Саф күңелле якты йөзләрдән. Я булмаса серле карашлардан, Мөлдерәп торган нурлы күзләрдән. Вәгъдәләрне бирү кыен түгел, Тик аклавы аны бик авыр. Күп вәгъдәләр бирмик, бирсәк — үтик, Тормышыбыз булмас болгавыр. #ТатарстанЯзучыларберлеге #МинзифаХуснутдинова #Вәгъдә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

93

0