21 көн

21 көн

Яраклаша алмыйм бу тормышка, Ярты гасыр җирдә яшәп тә. Һич аңыма сыймый кагыйдәләр: Ни югалта, ниләр яшәтә?.. Мәрхәмәтле, тыйнак булыргамы, Гаделлекне итеп юлдашың? Әллә инде "ертып" кеше күзен Чыгамы икән күктә кояшың? "Кешеләргә һәрчак игелек кыл. Авыр сүзең әйтмә, сабыр бул!" Бу кануннар түгел, инде киресеме Киләчәккә сала якты юл?.. Беркатлылык әллә юкмы инде? Аңа алмаш мәкер, зәхмәтме? Шөкер итеп түгел, дөнья куып, Байлык җыеп яшәү рәхәтме? Нигә кирәк өем - өем ул мал, Зиннәтле өй, кыйммәт машина? Гади генә булса, ник ярамый, Ник катлаулы шулай барысы да? Күрше керсә, нигә җәймә түгел, Кыйммәтле торт кирәк табынга? Бал - шикәрләп чәй эчүләр түгел, Затлы тәм - том чыга алынга?! "Өстәлендә бу бар, тегесе юк, Монысы тәмле, бусы - юк алай. Гөбәдия, чәк - чәк, кош тел генә, Искитәрлек берни юк, малай..." Шөкер итә белмибез шул бүген, Нәфес азган, аны тыймыйбыз. Кыйммәт ризык кирәк табыннарга, Гади икмәк тәмен тоймыйбыз. Ник ярамый гади кием генә? Кая куа адәм баласы? Ялан булып туган бу дөньяга, Ялан ласа китеп барасы...

95

0