
Роберт Миңнуллин "Абыемның бүреге"
Абыйның солдат бүреген Кидем мин – күрәсезме? Бигрәк олы бүрек кигән, Дип, миннән көләсезме? Олы түгел, тап-таман, Бер дигән бүрек менә. Нәкъ минем үземә үлчәп Тегелгән кебек кенә. Абыйның бүреге миңа Ничек соң, килешәме? Минем үз бүрегем дә бар. Өр-яңа килеш әле. Малайлар булып малайлар Бер бүрексез буламы?! Үземнекен кияр идем, Энем кия шул аны!
102

0