
"Күңелем җылы тели"
21 нче көн #әдәбимарафон2025 Бик тәэсирләнеп, күңелендә ничә еллар дәвамында төзелгән боз кальгасы җимерелеп, ничектер хәтта эчендә аңлаешсыз бушлык тоеп чыкты ул бу бәләкәй генә начар йорттан. Ямьшәйгән йорт та, кыек-мыек коймалар да, эчтәге зәгыйфь кенә җиһаз да түгел, ә әтисе әйтмешли, шушы ямьсезлектә көн иткән якты җанлы кешеләр әсир итте аны. Үзен чикләмәде, тыймады, кыланмады, теләгәнчә шаярып-көлде, гади, алчак булды ул бу өйдәгеләр белән. Чөнки алар белән башкача булмый иде һәм егет көтмәгәндә үзенең дә шулай була алуына аптырады. Хәзер исә ясалмалылыктан баштанаяк котылган күңеленә нәрсәдер кирәк, нәрсәдер тели ул. Ә бит белә күңеленең нәрсә теләгәнен Ринат, хәзер, юк, нәкъ бүгеннән, шушы көннән ачык белә. Ул хәзер туп-туры теге Ленин урамындагы сигез катлы тулай торакка юнәләчәк. Барачак! Барачак та, “Күңелем җылы тели, Әмилә”, дип әйтәчәк.
Сылтамалар:
109

0