Фоат Галимуллин "Ник соң бу шулай"

Фоат Галимуллин "Ник соң бу шулай"

21нче көн #әдәбимарафон Нәсимә апа улындагы бу үзгәрешне иртәгәсен үк сизде. Наил нәкъ элеккеге хәленә кайтты. Ул тагын бер тапкыр Коръән сүзенең шифалы көченә ышанды. Инде, Ходаем, изге догабыз Марселем рухына да барып ирешкән булса ярар иде, дип уйлады. Үзе белгән яхшы сүзләрне дога итеп укып куйды. Наил өйдәге мәшәкатьләрне үз кулына алды. Бакча эшләре, утын китерү, аны кисеп-ярып, берничә елга җитәрлек итеп әзерләп кую кебек эшләрдә әнисенең кайгысы бетте. Малае абыйсы өчен дә тырыша иде. Әнисе өлкән улының юклыгын сизмәсен, янәсе. И улым! Бәгыреннән өзелеп төшкән балаларның кайсы да ана өчен кадерле икәнлеген син беләсеңмени соң? Ата булмый – ул кадерен, ана булмый – кыз кадерен белмәссең, дигән бит борынгылар. Ана күңелендә һәр баласы өчен аерым урын бар. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФоатГалимуллин #Никсоңбушулай #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #КитапРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты

Тэглар:

111

0