
Зиннур Хөснияр "Тупыл мамык очыра"
Әгәр дә хат Байтамак авылының берәр гүзәленә, чибәркәенә атап язылган булса, хат ташучы Фәйрүзә, әлбәттә, аны ертып ташларга да батырчылык итә алган булыр иде. Ләкин... әмма хат аксак Нурбикәгә адресланган. Ул аны сөенә-сөенә илтеп тапшырды һәм: «Биемәсәң, сөенчене әйтмим дә, бирмим дә!» – дип, аксак кызны сикертеп тә азаплады әле. Байтимер!!! Ни генә булса да, Фәйрүзәнең җан тынычлыгын югалттырдың син барыбер! Исән-сау йөреп кайт, яме, өтермәннәреңнән... Монысы яшь киленнең йөрәк сере иде... Нурбикә хат килү сөенеченнән бию генә түгел, шул аксак килеш айга сикерергә әзер иде. Байтимердән бит ул! Ак кәгазьдә каләм эзе генә түгел, әйтерсең энҗеләр сибелгән иде! Аның сөйгән егете Байтимер өтермәндә бары тик аның аркасында гына утырадыр кебек! Ул гаярь егеткә җиңеллекләр бирә күр инде, Аллам!..
52

0