
Беренче рәхмәт
📖 🍃🌿☘️ XXXIII әдәби марафон, Эмир ~ 4 яшь КЫҢГЫРАУ ЧӘЧӘК Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан. - Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! - дигән Куян баласы. - Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? - дип сораган Кыңгырау чәчәк. Ул бит әле яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән. Урман ягыннан бер малай килеп чыккан. Килеп чыгуга ук: - Күр инде, нинди матур чәчәк! - дип, Кыңгырау чәчәкне өзәргә кулын сузган. Әмма кулын сузуы булган, шунда ук ялт итеп тартып алган. Кемдер авырттырып тешләп алган икән аның кулын. Караса, кечкенә генә Куян баласы. - Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул - минем дустым! - дигән Куян баласы, малайга ачу белән карап. - Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый. - Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! - дип, шатланып чыңлап куйган шулчак Кыңгырау чәчәк һәм талгын җилдә әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән: Дуслык ул - яхшылык, Дуслык ул - яктылык, Дуслык ул кояштай нур чәчә. Син мине саклаучы, Яшәүне яклаучы, Яшә син, Куян дус, Мең яшә! Резеда Вәлиева #Беренчерәхмәт #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияты #КитапРадиосы
59

0